Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бергә булырга юк чара (Хикәя)

Алар дискотекада таныштылар. Карашлары очрашкач, Динәнең тез буыннары йомшарды, йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Динар аны биергә чакырды. Эх, ул бию... Ничә еллар үтсә дә исеннән чыкмый.

 Егетләрне санга сукмаган Динә әллә нишләде шунда. Башлары әйләнде, биегәндә егетнең күзләренә күтәрелеп карарга кыюлыгы җитмәде.

Клубтан алар бергә кайттылар. Күбрәк Динар сөйләде. Чая Динәнең нигәдер теле бәйләнде...

... Бу бәхетле көннән соң 10 ел вакыт узды. Ә Динә әле бүген дә нигә үзенең беренче чын мәхәббәте Динар белән аерылышканын аңлап бетерә алмый. Алар бер-берсен шундый ярата иделәр бит. Сөйләшүләре, елмаюлары, гадәтләре бер-берсенекенә ошаган иде. Авыл кешеләре бу матур парга соклана иде. Әллә күз тидерделәр шунда?

Алар бары тик ярты ел очраштылар, әмма Динәнең хәтерендә бу вакыт гомере буена сакланачак. Чын күңелдән сөю, хыяллар, Динарның мәхәббәте аны канатлы итте. Аңа Динардан башка беркем дә кирәк түгел иде...

Ничек килеп чыкты соң әле аралар суыну? Динә ике ай авылга кайта алмады. Ә Динар: “Мин Динәгә кирәк түгел ахырысы” дип, башка кыз белән мавыккан. Динәнең моңа ышанасы килмәде. Ләкин бу сүз хак иде. Аның күңеленә мәхәббәт урынына Динарга карата ачу, үпкә, үч алу уе кереп оялады.

Үзенең Динарның энесе Дамирга күптәннән ошаганын белеп йори иде Динә. Һәм кыз аны очрашуга чакырды. Динарның яңа “сөйгәне” белән кайда кич утырганын белеп, Дамирны шунда алып китте. Болай эшләп йөрәге, акылы белән Динарны мәңгегә югалтасын аңласа да, үч алу теләге көчлерәк иде.

Динар Гүзәле белән табын янында утыралар иде. Ишек ачылганын ишетеп Динар артына борылды. Үз энесе белән Динәне күргәч, урыныннан торды да, сүзсез генә урамга чыгып китте. Тәмәке кабызды. Өйдә утырган “кызчыгы” Гүзәл турында бөтенләй онытты. Ә Динәгә бу минутта шул гына кирәк иде. Динарны борчудан ул үзенә рәхәтлек тапты, үч кайтарды. Ләкин нәрсә бәрабәренә? Үч кайтты. Әмма Динә сөйгән кешесен, беренче мәхәббәтен, бәхетен югалтты.

... Вакыт йөгерә торды. Ләкин Динәнең йөрәге тынычлык тапмады. Мәхәббәте аз гына да сүрелмәде, йөрәк ярасын вакыт дәвалый алмады. Еш кына Динар язган хатларны алып укыды: “... Динәм, син  минем бердәнберем. Миңа синнән башка беркем дә кирәкми. Мин сине беркайчан да, беркемгә дә бирмиячәкмен. Безнең язмышлар бәйләнгән, без гел бергә булырбыз...”

Ялгышкан бит Динар, ялгышкан. Бергә була алмадылар бит алар. Динарга охшаган кеше күрсә, аныкына охшаган тавыш ишетсә, икесе төшкән фотога караса, хәзер дә йөрәге жу итеп куя Динәнең. Ә инде беренче тапкыр Динар белән биегәндәге җыр яңгыраса, ул Динарның карашын, җылы сулышын тоя, “Сез шундый матур” дип пышылдаган сүзләрен ишетә. Күзләре яшь белән тула. Яшь тамчылары акрын гына битләреннән агып төшәләр. Хәзер инде Динә үзенең үч алып хата эшләгәнен аңлый. Ләкин соң. Бер кискән икмәк кире ябышмый. Күз яшьләре ага, йөрәге сызлый.

Соңгы вакытта Динәнең күңеленнән бер шигырь чыкмый:

Йөрәгемне сагышларга чорнап,

Киттем бит мин сине калдырып.

Нигә безне очраштырды язмыш,

Алыр булгач синнән аерып?

Нигә Тәңрем сөю бүләк итте,

Әрни йөрәк, әрни сагыштан.

Мең мәртәбә ышандым мин хәзер

Узмыш булмавына  язмыштан...

Динә дә үзен “Язмыштан узмыш юк” дип тынычландырырга тырышты. Ә бит язмыштан узмыш бар иде. Үз куллары белән бәхетләрен, киләчәкләрен чәлперәмә китерделәр.

Ярый әле кешегә төш күрү һәм хыял хисе бирелгән. Төшләрендә, хыялында ул бик бәхетле. Анда ул Динары белән бергә, ул аныкы гына.

...  10 ел вакыт узса да Динәнең өзелеп Динарны күрәсе, аңлашасы, сөйләшәсе, матур күзләренә карыйсы,  кайнар иреннәреннән үбәсе, “Мин бит сине әле дә яратам” диясе килә. Ләкин соң шул инде, соң. Динар аны аңламады... Юллар аерылган һәм ничек кенә үкенечле булмасын, ничек кенә йөрәк талпынмасын, бергә булырга юк чара.

*  *  *

Бу хикәя 20 ел элек язылган иде инде. Күпме сулар аккан бу вакыйгалардан соң. Динә кияүгә чыкты, бер-бер артлы балалары туды. Динар да Гүзәленә өйләнде, ләкин аның тормышы барып чыкмады. Хатыны белән уртак тел таба алмадылар, ул әкренләп хәмер эчүгә сабышты, аска таба тәгәрәде... Динәнең барысы да яхшы булса да, ул гел Динарның томышы белән кызыксынып торды, аның өчен бик борчыла иде. Ә берничә ел элек аны күрү теләге шундый көчле була башлады, түзә алмыйча иптәш кызы белән аның авылына кайтып китте... Динар капка дөбердәүгә уянып чыкты. Үзгәргән... Бер сәгать сөйләшеп утырдылар. Динә сөйләде инде күбрәк, тормышын җайларга, эчүен ташларга өндәде. Ә Динар күзен дә алмыйча Динәсенә карап утырды. Шул ук күзләр, шул ук елмаю...

Өч ай вакыт узды бу очрашудан. Яңа ел алдыннан иртүк телефон шалтырады. Анда Динарның әнисен ишеткәч, йөрәге бер мәлгә туктап калды Динәнең. Ул ике генә сүз әйтте: “Динар үлде”. Бу ике сүз башта эсселе-суыклы итте, аннан җанын өшетеп китерде Динәнең. Менә бит ни өчен аның күңеле шулай Динарны күрергә ашкынган! Бу бит ахыргы күрешү булган! Динарның үлеме дә Динәнең иренең туган көненә туры килде. Беркайчан да онытмасын диптер инде... Ә Динә бик еш ахыргы очрашуны искә төшерә. Озата чыккач Динар бик озак урам уртасында басып карап торды. Динә берничә тапкыр борылып карады. Күңеле талпынып, кире борылып килеп, бер тапкыр булса да кочаклыйсы килде... Башында мең сорау: “Булдымы икән язмыштан узмыш? Без бергә булсак, барысы да башкача булыр идеме икән? Динар исән калган булыр идеме?”. Ләкин берсенә дә җавап таба алмый. Әмма Динарның күңеле тыныч булсын. Динә аны онытмый, аның рухына догалар укып, җәннәтләрдә урын тели...

 

Гөлназ Нуриева.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса