Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Беренче белен һәрвакыт төерле булмый!

26 гыйнвар көнне Мамадыш районында 3 нче тапкыр үзенчәлекле чаналар «SUNNYФЕСТ» фестивале узды. Республикабызның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы  37 команда үзара көч сынашты.

Әйтеп үтергә кирәк, фестивальнең дәрәҗәсе һәм катнашучылар саны ел саен арта бара. Казаклар Чаллысы авылыннан килгән «Беда» командасының быел тәүге тапкыр катнашуы. Күпләрне дә нәкь менә команданың исеме кызыксындырды. Аларның чаналары «Приключения капитана Врунгеля» мультфильмына охшатып, корабль формасында эшләнелгән иде. Катнашучыларыбыз моряклар формасыннан биюләр башкарып, гармуннар тартып текә таудан җилдерделәр. Команда «Где это видано?» номинациясендә 3 урынга лаек дип табылды һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде. «Беренче белен һәрвакыт төерле була», − ди халык. Ләкин безнең егетләребез киресен исбатладылар. Афәрин, аларга!

Олеся Дмитриева

Казаклар Чаллысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса