Һәр айның беренче сишәмбесендә районда ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне уздырыла.
Аларның эшендә эчке эшләр бүлеге, мәшгүльлек үзәге, опека һәм попечительлек, суд приставлары, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашалар. Чираттагы күчмә комиссион утырыш Иске Арыш авылында булып үтте.
Бүгенге көндә ата-аналарның балаларын тәрбияләү буенча вазыйфаларын үтәү актуаль проблемага әверелде. “Бердәм Россия” партиясенең “Нык гаилә” проектында да алимент түләүләр мәсьәләсе алгарышлы урын алып тора.
Алимент буенча бурычларны түләттерүне тәэмин итү максатыннан суд приставлары хезмәткәрләре профилактик әңгәмәләр уздыралар.
Бу юлы да утырышка килгән гражданнар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Аларга бәхәсле мәсьәләләрне чишү юллары тәкъдим ителде.
фотоderbrayon.ru
Нет комментариев