Менә бу елның икенче яртыеллыгына газетабызга язылу кампаниясе дә соңгы көннәренә адымлый. Шактый укучыларыбыз күнегелгән көндәлек матбагага битараф булмауларын "имзаларга" өлгерделәр.
Шөкер, кулына газета тотып укуны хуп күрүчеләр аз түгел әле районыбызда. Бәяләр артуга да карамастан. Ә бер уйласаң, 648 сум акчаны юк-бар өчен тоткан очракларыбыз да һәрдаим кабатланып тора бит инде. Заманалар үзгәрә, берчак яңа буын электрон газеталарга күчүне кулай күрә башлар, кәгазь матбагалар тарихка иңәр. Тик әлегә безнең буын кешеләре буяу исе кибәргә дә өлгермәгән газеталарны кулга алып уку ягында. Димәк, укучысы яшәгәндә гәҗит-журналлар яшәячәк әле. Район яңалыклары, вакыйгалары, кызыклы кешеләре, шәхесләре турындагы язмаларның тулы варианты безнең газетада. Шулай икән, безнең белән булсагыз иде. Бер тапкыр юмартланып алыйк та, үкенмичә ярты ел рухи байлыкка туенып, тирә-юньдәгеләрнең гамәлләре белән хәбәрдар булып яшик. Вакыт инде сүзен әйтергә җыена, соңга калмыйк, бергә калыйк!
Нет комментариев