1975-1976 нчы уку елында Юлсубино урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып Әлмәттә спорт техникумын тәмамлаган Шамил абый Гәрәев һәм башка уку йортларын тәмамлаган укытучы кызлар килде.
Алар килгәч мәктәп тормышы тагын да җанланып китте. Дәресләрдән соң төрле спорт түгәрәкләре эшли башлады. Кичләрен спорт залында малайлар турникта, боҗраларда катлаулы күнегүләрне өйрәнделәр, чаңгы ярышлары, хоккей уеннары популярлашты.
Шамил Гәрәев, Илдус Мөхәммәтханов, Зөлфия Хәбибуллинадан торган укытучылар командасы районда үткәрелгән чаңгы ярышларында беренче урынны яуладылар. Сабан туйларында Шамил абыйның Ямаш авылы егете Габдрахман Гыйльметдинов белән көрәше бәйрәм күрке булды. Менә шундый истәлекләрне искә төшерде бу фото.

Нияз Шәйдуллин.
Нет комментариев