Белешмәне дәүләт хезмәте порталы аша да алырга була
Җәмгыять

Белешмәне дәүләт хезмәте порталы аша да алырга була

Вазифаи йомышым төшеп район эчке эшләр бүлегенә сугылган идем. Штаб начальнигы Марсель Гарипов бүлмәсе янында бер төркем укытучылар чират тора. Хөкем ителгәнлеккә (ителмәгәнлеккә) белешмә алырга килгәннәр икән.

-Ел әйләнәсе шушындый хәл. Укытучылар, тәрбиячеләр, бюджет системасында эшләүче башка хезмәткәрләр берәм- берәм дә, төркемләп тә белешмәләр алырга киләләр. Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләреннән файдалансалар, вакытлары янга калыр иде, кат-кат безгә дә килеп йөрмәсләр иде. Шәхси электрон кабинетың булса йортыңнан, эш урыныңнан чыкмыйча да кирәкле документларга заказ бирергә мөмкин бит,- ди Марсель Гарипов. -Әгәр гражданин белешмә алырга яки документларына апостиль куйдырырга шәхси кабул ителүгә килә икән, ул аны мәгълүмат үзәгендә теркәлгән көннән башлап 30 көн дәвамында ала, ә дәүләт хезмәте порталы аша гариза бирсә көтү срогы 15 көнгә кадәр кыскара, чөнки гаризасы турыдан-туры үзәккә керә.

Ә порталда теркәлүнең бер кыенлыгы да юк. Моның өчен бары тик интернетка чыгар өчен компьютер, паспорт һәм СНИЛС кына кирәк. Шәхси мәгълүматларыгызны кертәсез дә, аларны система тикшереп расланганыгызны көтәсез. Бу процедурадан соң, барлык электрон хезмәтләрдән файдалана аласыз.

Моны почта бүлегендә дә, күп функцияле үзәктә дә эшләргә мөмкин.

-Ни кызганыч, күпчелек гражданнар дәүләт хезмәтләре өлкәсендә электрон рәвештә гариза бирү турында белмиләр. Безнең халык барысын да искечә эшләргә күнеккән. Ә яңа ысуллар тормышны күпкә җиңеләйтә бит,-диде әңгәмәдәшем.

Илгиз Җамалиев.

Фото moskva.gde.ru


Нет комментариев