Байлар да елый: ялланган өй җыештыручы берничә ел дәвамында 236 мең доллар акча урлаган
Җәмгыять

Байлар да елый: ялланган өй җыештыручы берничә ел дәвамында 236 мең доллар акча урлаган

Төмән өлкәсендә яшәүче бер гаиләнең Мәскәүдәге фатирыннан җыештыручы берничә ел дәвамында сейфыннан акча урлаган.

Йорт хуҗалары җиде ел элек өй җыештыручы яллыйлар. 42 яшьлек җыештыручы атнага берничә тапкыр килеп өй эшләрен эшли, хуҗалар белән яхшы мөнәсәбәттә була. Хуҗабикә берничә тапкыр гардеробтан әйберләр югалганын сизә, сейфтагы акча кими башлаганын күргәч шикләнүе тагын да арта. Шуннан соң ул бухгалтерия алып бара башлый, фатирда ире белән икәү генә яшиләр, сейф ачкычы да икесендә генә була.

Хуҗаның улы видеокамера урнаштыра һәм җыештыручының сейфны ачып акча алганы видеога языла. Хуҗабикә полициягә хәбәр итми, өй җыештыручы хатынга видеокамера алдында гаебен танырга тәкъдим итәләр һәм урланган акчаны кайтарып бирәчәге турында килешү язуы алалар.

2014 елда хуҗабикә ачкычларын өйдә онытып калдыргач, җыштыручы аларның күчермәсен ясата һәм берничә ел дәвамында сейфтан акча урлый. Хуҗабикә исәпләвенчә, урланган акчаның суммасы - 236 мең доллар. Өй җыештыручы хатын акчаны Белоруссиягә - аңа өй салдыручы иптәш кызына, шулай ук Әстерхан белән Элистада яшәүче танышларына җибәрә, бергә яшәүче иргә машина сатып ала. Аның ике баласы барлыгын, шуларның берсе инвалид булуын истә тотып, хуҗалар карак хатынга акчаны кайтарып бирү өчен бер ел вакыт бирәләр. Әүвәл җыетыручы акчаны даими кайтарып бара, 36 меңен кайтаргач югала. Шуннан соң йорт хуҗыларының адвокаты Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

фотоhttp://report.az

http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-yaңalyiklar/baylar-da-elyy-yallangan-y-yeshtyruchy-bernich-el-dvamynda-236-me-dollar-akcha-urlagan


Нет комментариев