Бәхетле булган чакларымны искә алам да туйганчы бер елыйм. Үткәннәремне сагынып елыйм. Сагынуым басылган кебек булса да, күңел һаман шул вакытта яши. Бүген менә елап арыгач сезгә язарга булдым әле. Ул минем җитәкчем иде. Өйләнгән, 2 баласы бар иде. Аның белән бергә булмаслыкны аңласам да гашыйк булуымны сизми дә калдым.
Беренче тапкыр очрашуга чакыргач та, бик озак уйладым. Уйладым һәм бармадым. Бармый калып дөрес тә эшләгән кебек идем .
Икенче мәртәбә чакыруында баш тарта алмадым, чөнки аның белән шулкадәр очрашу теләгем зур иде.
Без ул көнне аның белән таң алдыннан гына аерылыштык. Миннән 9 яшькә олы булса да, без бер дулкында идек.
Ул минем үз кешем иде.Шуннан китте очрашулар. Шулай итеп, без 4 елга якын очраштык.
Бәхетле көннәребез байтак булды, минем янымда ул үзенең гаиләсе хакында сөйләмәсә дә мин ул хакта онытмый идем. Аның өчен гаиләсе һәрвакыт беренче урында булды.
Шуңа да араларны иртәме, соңмы өзәргә кирәк иде. Һәм без язның иң матур бер көнендә аерылдык. Ул көнне мин төне буе елап чыктым. Аннан башка яши алмам кебек булды, бернәрсәгә дә күңелем ятмады. Вакыт дәвалый диләр. Аның белән аерылганга 5 ел вакыт узды. Беркөнне без көтмәгәндә очраштык. Ул ашыга-ашыга каядыр бара иде, күзләребез очрашты, тик бу очрашу безнең араны җылытмады, киресенчә безнең арада салкынлык һәм бушлык иде. Бер-беребезгә булган хисләр суынган.
Бары үткәннәрнең бәхетле мизгелләремне сагынам...
Нурисә Салихова.
Нет комментариев