Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Башлык сатарга теләгән хатын ярты миллион акчасыннан колак кага

Башлыгын интернет аша сатарга теләгән Чаллы кешесе ярты миллион сум акчасын мошенникларга биргән.

Билгесез караклар 48 яшьлек хатынның банк счетыннан барлык булган акчаларны – 521 мең 448 сумны урлый, дип яза “Челнинские известия”.  Вакыйга узган ялларда булган. Хастаханәдә эшләүче хатын полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында ачыкланганча, «сатып алучының» телефон номеры Калуга өлкәсендә теркәлгән. Барысы да гадәти сценарий буенча бара: хатын-кызга шалтыратып, башлык өчен акчаны аның счетына күчерәчәкләр, дип ышандырганнар. Зыян күрүче үзенең банк картасы реквизитларын атаган һәм нәтиҗәдә бөтен акчаларыннан колак каккан.

pixabay.com/ru

 

http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/bashlyk-satarga-telgn-khatyn-yarty-million-akchasynnan-kolak-kaga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса