Без һәркөнне җәяүле буларакмы, пассажир яисә транспорт белән идарә итәбезме, юл хәрәкәтендә катнашучыларга әйләнәбез. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк, юл вакыйгаларыннан беребез дә читтә калмаска мөмкин. Юллардагы куркынычсызлык күп очракта җәяүледән һәм машина йөртүчедән тора.
8 нче февраль көнне Казан-Оренбург- Балык Бистәсе юлында машина йөртүче юл аркылы чыгучы җәяүлене бәрдерә.Полиция хезмәтендә хәбәр иткәнчә транспорт чарасы йөртүче дөрес тизлекне сайламаган, ә зыян күрүченең киемендә, мөгаен, яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмагандыр. Шуның белән тәүлекнең караңгы вакытында аны күрүдә авырлык тудырган.
Дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе (ЮХИДИ) мәгълүматларына караганда, 2019 нчы елның ике аенда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә бәрдерүнең 3 очрагы билгеле. Аларның берсендә үлем очрагы теркәлде. Юл фаҗигаләренең сәбәбе машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыккан.
- Җәяүлеләр белән бәйле юл вакыйгаларын булдырмау өстендә эшләү ЮХИДИ эшчәнлегенең төп юнәлешенең берсе булып тора. Җәяүлеләр зыян күргән яисә һәлак булган һәр юл вакыйгасының өченчесе җәяүлеләр катнашында була. Җәяүлеләр юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң сакланылмаган категориясе. Машина йөртүчеләр белән чагыштырганда алар физик яктан берни белән капланмаган, һәм шуның нәтиҗәсе буларак авыр тән җәрәхәтләре алалар. Күп очракта үзләре үк юл йөрү кагыйдәләрен сакламыйлар яки бөтенләй аны белмиләр, - ди Балык Бистәсе ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айрат Исмәгыйлов.
Еш кына җәяүлеләр юлны аркылы рөхсәт ителмәгән җирдән чыкканда, светофорның кызыл утында хәрәкәт итәләр. Бу вакытта транспорт чарасы йөртүчеләр туктарга өлгерә алмыйлар.
Балалар белән бәйле юл вакыйгалары да бүгенге көндә кискен тора. Аның сәбәпләре–ата-аналарның балаларына юл кагыйдәләре турында искә төшермәүләре, аларны контрольдә тотмау. Моннан тыш соңгы елларда балаларның юлда колакларына наушниклар киеп йөрүләре, монотәгәрмәч һәм гироскутерлар белән файдаланулары да куркыныч артуга китерә.
- Җәяүлеләр катнашында юл вакыйгаларын профилактикалау йөзеннән безнең инспекторлар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә уен рәвешендә балаларны юлда үзләрен ничек тотарга, өйгә кайтканда куркынычсызрак булган маршрут сайларга, юл кагыйдәләренә өйрәтәләр һәм шулай ук ата-аналар белән очрашулар үткәрәләр,- диде ЮХИДИ башлыгы.
Гади булган саксызлык чараларын күрү дә олы бәлага юлыкмаска булышырга мөмкин.
Гөлчәчәк ГАЗИЗОВА
әзерләде.
фотоyoutube.com
Нет комментариев