Балыкбистәлеләр, субсидия бирелә
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, субсидия бирелә

«Лейкоз белән авыручы сыерны тапшырганда акча бирелә дип ишеткән идек. Шул турыда газетада аңлатып китмәссезме икән.                                                                              И. Закирова”.

Бу сорауларга җавапны без район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Динар Сөләймановтан алдык.

Шәхси хуҗалыкларга янәдән алынган бер баш товарлыклы буаз тана алу  - 30 мең сум, ә  нәселле буаз тана өчен 40 мең сум акча бирелә. Тик моның өчен  таналар юридик затлардан, түләве тулысынча банк аша күчерелгән, ветеринар белешмәсе булуы һәм алучының бурычлары турындагы ике төрле килешү төзелергә тиеш.

Шәхси хуҗалыкта лейкоз белән авыручы һәм лейкоз вирусы белән зарарланган сыерны тапшырганда товарлыклы буаз яисә нәселле тана алу  өчен быел 10 мең сум акча  күләмендә субсидия биреләчәк.

Шәхси хуҗалыкта лейкоз белән авыручы һәм лейкоз вирусы белән зарарланган сыерны тапшырганда өстәмә рәвештә дәүләт ветеринар берләшмәсеннән агымдагы елда  әлеге хуҗалыкта лейкоз белән авыручы һәм лейкоз вирусы белән зарарланган сыер булуын раслаучы белешмә, район ветеринар берләшмәсе тарафыннан расланган ветеринар документның электрон күчермәсе,  әлеге сыерның ит комбинатына тапшырылуы турында белешмәләр бушлай бирелә.

ФОТОuvaomos.news


Нет комментариев