Балыкбистәлеләр Сарманда булып кайттылар
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Сарманда булып кайттылар

Шушы көннәрдә Сарман аграр колледж базасында «Молодые профессионалы-WorldSkills-2018» региональ чемпионатының “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә профессиональ осталык этабы узды.

Ул республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы эшләнгән положение буенча, экспертларның нык күзәтүе белән барды. Аның максаты республиканың профессиональ белем бирүче оешмалары арасында WorldSkills Russia ил чемпионатында катнашу хокукы өчен 24 кеше арасыннан яхшы студентларны сайлап алу булды.

Конкурс “Тракторист-механизатор” һөнәрендә “John Deere (Джон Дир) двигателенең газ чыгарылышы механизмына техник хезмәт күрсәтү» (модуль А), “Д-260  двигателенең ягулык системасына техник хезмәт күрсәтү” (модуль В),  ”Пеликан”  пресс-подборщигының төзексезлеген табып көйләү” (модуль С), “”Акрос-585” ашлык комбайнының ургычында көйсезлеген табып көйләү (модуль D)  һәм сөрү агрегатын комплектлау (модуль Е) буенча практик биремнәрдә, профессиональ осталыкта ярыштылар.

Әлеге ярышларда  районыбыз данын агротехникумның “Автомобиль транспортын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү ”белгечлегенә укучы Илфар Ризванов һәм эксперт буларак махсус фәннәр укытучы Виктор Талалаев яклады.

Илфар “МТЗ-82” тракторын “ПФР-145” пресс җыйгычы белән агрегатлап,аның көйсезлеген төзәтү, көйләү” номинациясендә җиңүче булды һәм остазы белән бергә Диплом белән бүләкләнде.


Нет комментариев