Балыкбистәлеләр, сак булыгыз- мошенниклар!
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, сак булыгыз- мошенниклар!

Мошенниклык-соңгы вакытта иң киң таралган җинаятьләрнең берсе. Бигрәк тә интернет аша алдау фактлары артты. Аларны ачу да күп төрле сәбәпләр аркасында бик кыен. Күп очракта зыян күрүчеләр полициягә соңга калып мөрәҗәгать итәләр.

Мошенниклар кагыйдә буларак, актерлык осталыгына ия булалар, корбаннарын төрле ысуллар белән үз кубызларына биетәләр, ышандыралар, алдыйлар. Үз чиратында полиция хезмәткәрләре халык арасында мошенниклар корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып профилактик әңгәмәләр уздыралар, алдашу очракларына мисаллар китерәләр. Шуңа да карамастан, районыбызда мошенниклык фактлары кабатланып тора. Алдаркараклар гражданнарның акчаларын үзләштерүнең яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар. Күренекле комбинатор Остап Бендер бер якта торсын.

Балык Бистәсендә яшәүче бер гражданин махсус интернет сайтта 2 миллион сумга якын кредит алырга теләве турында белдерү урнаштыра. Анда абонент номерын, үзенең мәгълүматларын да күрсәтә.

Күп тә үтми аңа бер хатын-кыз шалтырата. Үзен “Атлант” банкы хезмәткәре Юлия Александровна дип таныштыра һәм аңа кредит бирү хуплануын әйтеп шатландыра.

Тагын ике көннән ул комиссия өчен 20.000 сум акча күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Гражданин аны-моны уйлап тормыйча банк картасыннан күрсәтелгән сумманы күчерә.

Икенче көнне шул ук “банк”ның икенче бер хезмәткәре Юлия Сергеевна тормышны иминиятләштерү акча күчерүне сорый. Бу таләпне дә бер сүзсез үти якташыбыз, 21271 сум акчасын җибәрә.

Шул ук көнне курьер службасы хезмәткәре шалтыратып килешүне китергән өчен дип 12200 сум акча күчерергә куша. Монысын да җибәрә гражданин.

Шуннан соң “банк хезмәткәрләре”дә, “курьер службасы” да элемтәгә чыкмыйлар. Шулай итеп, ике миллион кредит алу турында хыялланган гражданин 53471 сум акчасыннан да колак кага. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Инструмент сатып акчалы булам дигәндә...

Февраль аенда Балык Бистәсендә яшәүче ханым интернет сайтта 2500 сумга музыкаль инструмент сатуы турында белдерү урнаштыра. Шул ук көнне билгесез кеше үзен “Дмитрий” дип таныштырып, бу инструментны алырга теләвен хәбәр итә. Акчаны банк картасына күчереп, инструмент алырга курьер җибәрәчәген әйтә. Сатып алучы тиз табылганга сөенгән хатын-кыз аңа банк картасының реквизитларын әйтеп сала. Алга таба телефон аша “Дмитрий”ның күрсәтмәләрен тыңлап “Сбербанк” банкоматына таба юл ала. Мошенник аны бер генә минутка да үз тозагыннан ычкындырмый, уйларга да, берәр кешедән киңәш сорарга да урын калдырмый, гел телефон аша элемтәдә тора. “Акчаны күбрәк күчергәнмен, кире җибәрегез әле” дип һәм башка сәбәпләр табып, 20-25 минут эчендә биш операция белән 28300 сум акча күчерергә мәҗбүр итә. Шуннан соң, укучыларыбыз да төшенгәндер инде, “Дмитрий” башка шалтыратмый.

Бу хәлләр турында башкаларга сабак булсын дип язабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Интернет сайтлар аша сату-алу операцияләре башкарганда аеруча сак, игътибарлы булыгыз. Теләсә кемгә банк картагызның мәгълүматларын әйтмәгез, күрсәтмәгез. Интернетта берәр нәрсә сатарга, алырга уйласагыз, бу өлкәдә тәҗрибәсе булган танышларыгыз белән киңәшегез, алдарга маташуларын сизеп алсагыз эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.

Илгиз Җамалиев.

фото twitter.com


Нет комментариев