«Роспотребнадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 15 мартта билгеләп үтелүче кулланучыларның бөтендөнья хокукый көне уңаеннан «Кайнар линия» эшен башлады.
11 нче марттан 22 нче мартка кадәр идарә белгечләре гражданнарны товар сатып алу һәм хезмәт күрсәтү мәсьәләләре, тормышның төрле очракларында үз хокукларыңны яклау буенча консультацияләр үткәрәләр. Бу чара интернет аша да башкарыла.
Сораулар белән кулланучылар консультация үзәге «кайнар линия»сенә - 8 (917) 224 - 87-94 (эш көннәрендә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр); «Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәгенең» консультация үзәгенә - (843) 221 – 90 -16 шалтыратырга мөмкин.
фото1562.kharkov.ua
Нет комментариев