Балыкбистәлеләр, кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз

«Йорт хайваннары тотучыларга нинди таләпләр куела?» Әлеге сорау белән без Балык Бистәсе поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзовка мөрәҗәгать итеп түбәндәге җавапны алдык.

- 2018 елның 27 декабрендә көченә кергән “Йорт хайваннарына җаваплы караш күрсәтү һәм Рәсәй Федерациясенең аерым бер актларын үзгәртү” турында  федераль закон нигезендә төрле дәрәҗәдәге идарә органнарына вәкәләтләр бирелде һәм  йорт хайваннарын тоту буенча кагыйдәләре, хуҗасыз йорт хайваннарын асрау рәвеше билгеләнде.

Йорт хайваннарын тирә юньдәге кешеләргә, физик һәм юридик затларның милекләренә куркыныч тудырмый торган шартлар булдырганнан соң гына  йөртергә, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгәннән соң алып чыгарга мөмкин:

- Балалар һәм спорт мәйданчыкларында, күп фатирлы йортларның  уртак файдалана торган өлешләрендә, аларның ишек алларында, автомобиль юлларын аркылы чыкканда йорт хайваны ирекле рәвештә хәрәкәтләнмәскә тиеш;

- Гомуми файдалана торган җирләрдән йорт хайваннарының бүлемәләрен (тизәкләрен) чистартырга;

- Йорт хайванын җирле үзидарә рөхсәт иткән урыннарда гына йөртергә.

Потенциаль куркыныч этне авызын чикләүче җайланмасыз (намордник) һәм баусыз бер җирдә дә йөртергә ярамый. Бары тик аның хуҗасына рәсми теркәлгән һәм тотып алынган җирдә генә ирекле йөри ала.

Йорт хайваннарының хуҗасы әлеге таләпләрне һәм үзенең бурычларын үтәмәсә аларга карата административ җаваплылык каралган.

Үзара аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен Балык Бистәсе поселогы башкарма комитеты әлеге таләпләрне үтәргә кирәклеген искә төшерә һәм атна саен поселокта хуҗасыз этләрне тоту (аулау) барачагын белдерә.

 

фотоyvision.kz

 


Нет комментариев