«Роспотребнадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җиләк-җимеш сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм файдалану вакыты буенча «Кайнар линия» оештыра.
Белгечләр гражданнарны җиләк-җимеш сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм файдалану вакыты буенча кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрәчәк.
Түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең иминлеге өлкәсендәге федераль хезмәтнең консультацион үзәгендә тәүлек буенча 8-8005554943 телефонына;
- кулланучылар консультация үзәге «кайнар линия»сенә (843) 221-90-16 эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ял 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр;
- «Роспотребнадзор» идарәсенә - (843) 273-34-85: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; төшке ял 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.
фотоlearnhome.ru
Нет комментариев