“Нинди очракта салым түләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары бердәм реестрына кертелә? Бу нәрсә өчен кирәк? А.Зиннәтова”.
Газета укучыбызның бу соравына Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара инспекциясе начальнигы урынбасары Фаил Нигъмәтҗанов җавап бирә.
-Федераль салым службасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары бердәм реестрының (алга таба-ЕРСМСП) операторы булып тора. ЕРСМСП ачык мәгълүматлар базасы. Аның буенча предприятиенең һәм шәхси эшмәкәрнең кече яки урта эшмәкәрлек субъекты булу-булмавын ачыкларга мөмкин. Ә гамәлдәге законнарда ЕРСМСПга кертелгән субъектларга ташламалар каралган.
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр турында мәгълүматларны ЕРСМСП га кертү яки алу налог органнарындагы агымдагы календарь елның 1 июленә булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла.
Алдагы календарь елында хезмәтчәннәрнең исемлектәге уртача саны турында мәгълүмат салым түләүчене ЕРСМСПга кертү өчен төп документларның берсе булып тора. Бу мәгълүматны тапшырмау исә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрне ЕРСМСП нан чыгаруга нигез булырга мөмкин.
Югарыда телгә алынганнарны исәпкә алып, салым органнары барлык эшмәкәрләрне хезмәтчәннәренең исемлектәге уртача саны турында мәгълүматлар булу-булмауны Россия Федераль салым службасы сайтындагы “Ачык мәгълүматлар” (“Открытые данные”) бүлегендә яки “Ачык эшмәкәрлек”(“Прозрачный бизнес”) онлайн-сервисында тикшерергә тәкъдим итә.
Нет комментариев