“Интернеттагы дәүләт хезмәтләре аша машина йөртү таныклыгын алыштырыга гариза биреп буламы? И. Шакирҗанов.”
Газета укучыбызның әлеге соравына район ЮХИДИ бүлекчәсенең административ закончалылыкны үтәү инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев җавап бирде:
-Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы” WWW. ГОСУСЛУГИ. РФ аша электрон рәвештә автомототранспорт чараларын, прицепларны теркәү, шулай ук машина йөртү таныклыкларын алыштыру, алу буенча дәүләт хезмәтләренә язылу мөмкинлеген тормышка ашыра. Моннан тыш дәүләт пошлинасын WWW. ГОСУСЛУГИ. РФ порталы аша түләгәндә 30% ташлама да бирелә. Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану өегездән чыкмыйча, чиратларда вакыт уздырмыйча кирәкле гаризаны бирергә, дәүләт автомобль инспекциясенең сезнең өчен уңайлы имтихан тапшыру яки теркәү подразделениясен, бару датасын, вакытын сайларга мөмкинлек бирә. Тагын шунысы, гаризаларны һәм документларны кабул итү һәм теркәү моментыннан алып автомототранспортны теркәү, машна йөртү таныклыгын алыштыру,алу буенча дәүләт хезмәте күрсәтү (гариза бирүче барлык процедураларны төгәл үтәгән очракта) срогы бер сәгатьтән артыкка сузылмый. Халыкка уңайлы булсын өчен 2019 елның 1 октябреннән гражданнарны кабул итү 20.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Россия һәм халыкара машина йөртү таныклыкларын алыштыру буенча дәүләт хезмәтләрен “Татарстан Республикасында күп функцияле үзәк” дәүләт учреждениясендә дә алырга мөмкин. Аның филиаллары республиканың һәр районыында бар. Күп функцияле үзәктә бу төр дәүләт хезмәтен күрсәтү срогы 15 эш көненнән артмый.
“Татарстан Республикасында күп функцияле үзәк”нең Казан шәһәре, Победа проспекты, 214 йорт; Байлар Сабасы, Тынычлык урамы, 22 йорт адреслары буенча урнашкан филиалларында автомототранспорт чараларын, прицепларны да теркәргә мөмкин.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев