Балыкбистәлеләр, бала пособиесе арта?!
Россиядә ел ахырына яшь ярымнан алып өч яшькәчә кадәрге балаларга каралган түләүләрне арттырмакчы булалар. Бу хакта, Россиянең социаль яклау министры Максим Топилинга сылтама ясап, «Известия» хәбәр итә.
Хәзерге вакытта аның суммасы аена 50 сумны тәшкил итә. Күпмегә артачагы әлегә билгесез.
– Безгә 50 сум пособиенең күләмен тикшерергә дигән күрсәтмә бар. Хәтерләсәгез, Дәүләт Думасында чыгыш ясаган вакытта Дмитрий Медведев бу пособиегә аерым тукталган иде. Ел ахырына кадәр без бу күрсәтмәне тормышка ашырырга тиеш, – дигән Максим Топилин.
Белгечләр фикеренчә, әлеге түләүләр аена ким дигәндә 10 мең сумны тәшкил итәргә тиеш, ләкин икътисадчылар уйлавынча, эш бирүчеләр мондый чыгымнарны капларлык дәрәҗәдә түгел.
Исегезгә төшерәбез: эш бирүче түли торган әлеге түләү суммасының инде 20 ел үзгәргәне юк. Шул ук вакытта әни кеше, баласына өч яшь тулганчы тулы эш көненә эшкә чыкса, 50 сумны алу хокукын да югалта.
фотоsvopi.ru
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bala-posobiese-arta
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia