Бу уенда яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм белем бирү оешмалары укучыларының җыелма командалары катнашалар.
19 апрельдә "Дельфин" спорт комплексында һәм "Яшьлек" стадионында район мәгариф учреждениеләренең яшьармиячеләр отрядлары катнашында "Аҗаган" хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Ярышларны оештыруда Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең яшьармиячеләре һәм агротехник техникумның "Форпост" отряды уенчылары зур өлеш керткән. Уен нәтиҗәләре буенча 1 нче урынга Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе командасы лаек булды. 2 нче урынга Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе командасы чыкты. 3 нче урын Котлы Бөкәш мәктәбе командасына бирелде.
Нет комментариев