Балыкбистәлеләр. 1сентябрьгә кадәр мөһим тикшерүләр үткәрелә
1 сентябрьгә кадәр чорда Балык бистәсе һәм Лаеш районнарында “Комбайн” операциясе уздырыла.
Аның барышында ике район белгечләре катнашында комбайннарның техник торышын тикшерү буенча үзара рейдлар үткәрү күздә тотыла. Аерым алганда, комбайннарның техник карау узганлыгы, механизаторларның тиешле таныклыклары булуы тикшереләчәк. Комбайннарның аптечкалар, янгын сүндергечләр башка җиһазлар белән тәэмин ителеше дә игътибар үзәгенә алыначак.
фото arhoblprof.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia