Балык тотканда үзеңне каптырмасыннар...
Җәмгыять

Балык тотканда үзеңне каптырмасыннар...

Мин яши торган урамда ике кешенең берсе балыкчы. Бигрәк тә пенсионерлар үз итә бу мавыктыргыч шөгыльне. Җәен, кышын каптыралар балыкны.

 Бер көнне урамга чыксам мәш килеп нәрсәдер турында гапләшәләр, бәхәсләшәләр болар. “Ә менә журналист беләдер” .-дип мине чакырдылар. Бактың исә берсенә 40 сантиметрдан кечерәк судак тоткансың, дип беркетмә төзегәннәр икән. Законлымы бу, син дүртенче хакимият вәкиле (белмиләр алар безнең илдә матбугатның күптән влач булмаганын) дип миңа да сорау арты сорау яудыра башладылар. Узган ел “Балыкчылык турында”гы законга үзгәрешләр кертелгәненен белсәм дә, үзем азартлы балыкчы булмагач, чынлап торып өйрәнмәдем дә, укымадым да бу канунны. “Күрше хакы тәңре хакы”, дигәндәй, алар биргән сорауларны блокнотка теркәдем дә... кая булсын инде, район эчке эшләр бүлегенә юл тоттым. “Белсә ул белә, аңлатса ул аңлата,- дип штаб начальнигы Марсель Гарипов бүлмәсенә җибәрделәр. Эш–мәшәкате, кем әйтмешли, тавык чүпләп бетерермәслек булса да минем гозерләрне аяк астына салмый инде Марсель туган.

-Марсель Исхакович, алай да законлы нигездә ничек балык тотарга соң хәзер?

- “Балыкчылык турында”гы Федераль Закон нигезендә балыкны гомуми файдаланудагы барлык сулыкларда ирекле рәвештә, бушлай тотарга ярый. Тыюлыклардан, шәхси, балык үстерү белән шөгыльләнүче предприятие һәм башка махсус файдалану реҗимындагы сулыклардан тыш әлбәттә.

Балыклар уылдык чәчү чорында, ягъни май аеннан июньгә кадәр кадәр бары тик ике кармаклы бер җайланма ( кармак ) белән генә тотарга ярый.

-Балыкчыларны иң кызыксындырганы: нинди зурлыктагыларын һәм күпме тотарга ярый соң?

* Бер кешегә тәүлегенә 5 килограмм балык тоту рөхсәт ителә.

* Кызык икән, безнең сулыкларда 5 килограммнан артык авырлыктагы сазаннар, җәеннәр дә капкалый бит. Алар эләксә нәрсә эшләргә? Җибәрергәме?

* Эләкте икән бу уңышка сөенергә кирәк әлбәттә. Табышыңны ал да, гаиләңне шатландырыга йөгер. Әмма кармагыңны бу көнне башка атма. (Автор: бераз ял итеп яңадан төшсәң бер кем дә гаеп итмәс мөгаен)

Ә балыкларның зурлыгына килгәндә, судак, сазан, жерех- 40 , чуртан-32, корбан балыгы-25, ак амур- 45, җәен 90 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Кечерәк икән инде, “будь добр” җәрәхәтләмичә генә табигый яшәү урынына җибәр. Үссен бераз.

* Ә җибәрмәсәң?

* Җибәрмәсәң, гафу ит туган, җавапллыкка тартылуың бар. Җаваплылык дигәннән, балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар кодексының 8.37 маддәсе 2 бүлеге нигезендә гражданнарга 2000-5000 сум штраф каралган. Шулай ук закон бозучының көймәсе, балык тоту җайланмалары конфискацияләнә. Ә балык уылдык чәчкән чорда кагыйдәләрне бозсаң 200 000 сум да түләтергә мөмкиннәр. Табигатькә китерелгән зыян күләме Россия Хөкүмәте тарафыннан түбәндәгечә билгеләнгән:

зурлыгына,авырлыгына бәйсез рәвештә бер данә чөгә өчен-4572 сум, судак-3305, карп, сазан, чуртан, җәен,опты-925, сыла (берш), кәлчәк (чехонь), корбан балыгы, бәртәс,густера-500, башка төр балыклар өчен 100 сум. Уылдык чәчү чорында штрафлар күләме ике тапкыр арта.

Балык тоту тыелган урыннарда, уылдык чәчү чорында балык тоту тыелган җайланмалар белән законсыз рәвештә балык тоткан, табигатькә зур күләмдә зыян салган өчен гражданнарга 100 000-300 000 сум штраф яки 6 айга кадәр кулга алу каралган.

-Җаваплылык җитди икән шул. Кайларда балык тоту тыела соң?

- Алдарак телгә алганыбызча,балык тоту уылдык чәчү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның су объектларында, һәвәскәр балыкчылык та чикләнгән тыюлыкларда, питомникларда, балык үрчетү хуҗалыкларында, уылдык чәчү урыннарында тыела. Шулай ук күперләр, шлюзлар, плотиналар, гидротехник корылмалар, балык заводлары, яшь балык үрчетү өчен бүлемнәр (садок) янәшәсендә, фарватерларда көймәдән балык тотарга ярамый.

-Ә нинди кораллар, җайланмалар белән балык тоту тыела?

- Теләсә нинди төрдәге, конструкциядәге, типтагы ятьмә, тозаклар ( кысла тоткычлардан тыш), траллар, төптән сөзү ятьмәләре, кармаклы үзтоткыч җайланмалар, пневматик кораллар ( су асты ауы җайланмаларыннан тыш), чәнчеп тоту кораллары һәм башка шундый җайланмалар белән балык тоту тыела. Төрле типтагы, системадагы,

конструкциядәге кармак, спинингларда да кармаклар саны 1 кешегә 10 данәдән артмаска тиеш.

Күргәнебезчә, кагыйдәләр, чикләүләр шактый кырыс, җаваплылык та катгый. Елгаларыбызда балык саны елдан-ел кимегән вакытта башкача мөмкин дә түгелдер инде. Ничек кенә булмасын, кагыйдәләрне белеп тору һәвәскәр балыкчыларыбызга зыян итмәс. Югыйсә, балык  

тотканда үзеңне каптырулары бар.

Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

 

фотоphotographers.ua


Нет комментариев