Балык Бистәсеннән ничә егет армиягә китәчәк?
Җәмгыять

Балык Бистәсеннән ничә егет армиягә китәчәк?

 1 октябрдән Россия Федерациясе Кораллы көчләренә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

 Безнең районнан көзге чакырылышта армиягә 24 егет алыначак. Аларның аеруча яхшы әзерлеклеләрен безнең район белән шефлык элемтәләре урнаштырылган Оренбургтагы һава оборонасы (ПВО) гаскәрләре хәрби частенә җибәрү планлаштырыла. 2 октябрьдә район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы була.

Якташларыбыз армиягә ноябрь, декабрь айларында китәчәкләр.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

4esnok.by


Нет комментариев