Балык Бистәсенең Ямаш авылында яшәүче  Илнур Шәйдуллинның йортын төзекләндерделәр
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Ямаш авылында яшәүче Илнур Шәйдуллинның йортын төзекләндерделәр

Күптән түгел социаль челтәрдә районыбыз авыллары тормышы белән танышкан вакытта “Ямаш авылы” төркемендә кызыклы бер хәбәргә юлыктым.

Сүз авылда ялгыз, инде зур эшләр башкарырга физик һәм материаль мөмкинлеге булмаган Илнур Шәйдуллинның йортын төзекләндерү, хуҗалыгының  коймаларын алыштыру өчен авылдашлар тарафыннан кем күпме булдыра алганча матди ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгате иде ул.

Бу мөрәҗәгатькә фикерләрне белү максатында аның барышы белән танышып тордым.

Кеше язмышына  битараф булмаучылар шактый күп икән әле. Матди ярдәм белән булышырга теләүчеләр өчен акчаларын банк картасына күчерергә мөмкинлек булдырган башлап йөрүчеләр. Авыл кешеләре, анда туып инде чит җирләрдә яшәүчеләр, шәхси эшмәкәрләр дә бик актив кушылдылар бу изге гамәлгә. Шунысы да әһәмиятле, булышучылар исемлеген авыл төркемендә күрсәтеп гел яңартып тордылар.

Шушы көннәрдә элеккедән килгән матур гадәт буенча өмә оештырып ямашлылар уйлаган эшләрен тормышка да ашырганнар. Йорттагы иске тәрәзәләр яңага алыштырылган, койма-капкаларны тимердән эшләгәннәр.

Өмәдә катнашучыларны хатын-кызлар кайнар ризык белән тәэмин иткәннәр.

Йорт хуҗасы бу гамәлләре өчен авыл халкына үзенең рәхмәтен белдерде.

Тик эшне башлап йөрүчеләр әле моның белән генә чикләнеп калырга теләмиләр.Үз вакытында йортка газ кертелмәгән.

- Хәзер исә бу эшне башкарып чыгуны йортның  теркәлү узмавы тоткарлый. Шул сәбәпле документлаштыру, проект  ясату эшләре алып барабыз. Әгәр мөмкинчелек булса, йорттагы  электр үткәргечләрне алыштыруны да планлаштырабыз,- диде башлап йөрүчеләрнең берсе.

 

Нияз Шәйдуллин.


Нет комментариев