Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең “Дуслык” кафесында эшләүче Миннур Рәхмәтуллинаның йөзеннән нурлар сибелә

Яратып башкарырдай һөнәр сайлау, эш табу кеше бәхетенең бер нигезедер мөгаен. “Дуслык” кафесының производство мөдире Миннур Рәхмәтуллина әнә шундый бәхетле ханымнарның берсе инде. 

  1988 елда Казан кооперация техникумын тәмамлап кайта ул район кулланучылар җәмгыятенә. Хезмәт юлын ул вакыттагы “Идел” кафесында буфетчы буларак башлый. Аннары үзәк ашханәдә, “Әкият” кафесында, “Чәй йорты”нда эшли. Склад мөдире, бригадир вазыйфаларын башкара. Бүгенге көндә “Дуслык” кафесында производство мөдире. Җәмәгать туклану тармагында аның кулы тимәгән бер генә эштә калмагандыр мөгаен. “Эшкә батыр”, дип хөрмәтләп бәя куя безнең халык аның кебекләргә. Куркусыз, карусыз теләсә нинди эшкә алына һәм җиренә җиткереп башкара торган фидакарьләргә карата гына әйтелә инде бу. Янәшәсендә ир заты булмаса, 50– 60 килограммлы терлек ботларын күтәреп үлчәүгә дә сала, балта алып чабарга да күп сорамый. “Миннур–безнең ит королевасы ул. Нинди мал итеннән,түшкәсенең кайсы өлешеннән нинди ризык пешерәсен аннан сорагыз инде сез. Миннур әзерләгән шашлык телеңне йотарлык була. Холык–фигыле дә күпләргә үрнәк булырдай. Без аның кем белән булса да ачуланышканын хәтерләмибез. Олыны олылый, кечеләрне кимсетми. Менә шундый безнең Миннур–йөзләренән сибелә нур”,– диләр хезмәттәшләре. 
Эшкә батырлыгы балачактан тәрбияләнгән. Әнисе Рәйсә Гыйльмиева яшьли тол калып бер үзе аякка бастыра биш баласын. Абый–апалары кебек Миннурга да балачактан ук кул арасына керергә, курчак, уенчыкларны көрәк–сәнәккә алыштырырга туры килә. Башкалар уйнап йөргәндә ерак болыннарда көтү көтүләре, печән әзерләүләре хәтеренә нык уелып калган. 
28 июль көне Миннур һәм Равис Рәхмәтуллиннар гаиләсе өчен аеруча истәлекле. Миннур үзенең күркәм юбилен билгеләп үтә. Бу уңайдан ул Татарстан кулланучылар җәмгыятенең Мактау Грамотасына лаек булды. Шул ук көнне кызлары Ләйсәннең никахы. Ә –– армия сафларына чакырылган уллары Ислам хәрби ант кабул итә. Ничек туры килгән диген син. Бер чәчәк бәйләменә тупланган бу куанычлы вакыйгалар Миннур ханымның бәхетен тагын да тулыландырсын дигән теләктә калабыз. 
Илгиз Җамалиев. 
Рәсемдә: Миннур Рәхмәтуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса