Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган республика видеокиңәшмәсендә шактый гына файдалы мәгьлүматлар ишетергә туры килде.
Аннан күренгәнчә республикабыз юлларында фаҗигале хәлләрне булдырмау максатыннан зур чаралар күрелүенә карамастан, кеше үлеменә китергән һәлакәтләр дә еш күзәтелә. Бигрәк тә юлларда җәяүлеләрнең үлеме кабатланганга, инде бу елда ук олы автомобиль трассаларында 47 километр участокларда юл буйларына яктырткыч лампалар урнаштыру күздә тотыла. Ул республикабызның 30 районын үз эченә алачак. Тагын шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, олы трассаларда һәм район, шәһәр тирәләрендәге автомобиль юлларында төзекләндерү эшләре тукталып тормый. Видеокиңәшмә барышында бу елның җәй айларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан шәһәр һәм район җирләрендә пассажирлар ташуда тиешле ярдәм чаралары күрсәтеләчәген һәм урта класслы автобуслар сатып алыначагын да искәртеп үттеләр.
Шулай ук республикабыз аша үтә торган М-12 автомобиль трассасы төзелеше дә тукталып тормый. Ул республикабыз эчендә 141 километр бик яхшы сыйфатлы юл төзелешен үз эченә алачак. Әлеге төзелеш барышында 50 күпер һәм 80 нән артык су агу җайланмалары урнаштырылачак. Инде Идел аша 3 километрдан артык озынлыкта күпер төзелеше уңышлы дәвам итә. Бу төзелешне кыска вакыт эчендә тәмамлау бурычы куела. Бер сүз белән әйткәндә, стратегик әһәмияттәге юл төзелеше һәм төзекләндерү эшләренең бүген дәүләт күләмендәге контрольдә булуы киләчәккә якты өметләр уята.
Идрис Аметов.
Нет комментариев