Балык Бистәсендә волонтерларны өйрәттеләр
Җәмгыять

Балык Бистәсендә волонтерларны өйрәттеләр

Бүген районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә цифрлы эфир телетапшыруларын кабул итү өчен җиһазларны урнаштыру, көйләү буенча волонтерларны өйрәтү курсы булып узды.

Анда районыбызның төрле торак пунктларыннан махсус сайлап алынган волонтрлар чакырылган иде. Татарстан Республикасы радио-телевдение тапшыру үзәгенең (РТПЦ) әйдәүче белгече Сергей Романов аларга цифрлы телевидениянең өстенлекләре, аңа күчү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Волонтерларның сорауларына җавап бирде.

Курслар ахырында волонтерларга махсус таныклыклар тапшырылды. Алар үз авылларында халыкка цифрлы телевидениягә күчүдә ярдәм итәчәкләр.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фотолар автордан.


Нет комментариев