Балык Бистәсендә төзәтү эшләре башланды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә төзәтү эшләре башланды

 Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә видеоконференция үтте.

Анда Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы канунчылык буенча сорауларның тормышка ашыру мәсьәләләренә карата чыгыш ясадылар. Киңәшмә барышында бу эшләр буенча кимчелекләре булган районнар исемлеге аталды. Балык Бистәсе телгә алынмады.

Безнең районда бу мәсьәлә буенча нинди эшләр алып барыла? Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина әйтүенә караганда, районда эшче төркемнәр булдырылган, һәм алар район үзәгендә булганнан соң, авылларга чыгалар, ешма, учреждение, мәдәният, белем, сәламәтлек бирү йортларында элмә такталар, урам, юл билгеләрендә исемнәрнең дөрес һәм ике телдә язылу мәсьәләләрен тикшерәләр.

-Кимчелекле урыннар бар. Ай саен киңәшмәгә җыелабыз, эш барышын барлыйбыз. Бер көндә башкарыла торган эш түгел бу. Вакыт кирәк. Искәрмә алганнар, төзәтү эшләрен башладылар,-диде ул.

 Гөлназ Зарипова.

фотоtatar-inform.ru


Нет комментариев