Балык Бистәсендә “Тормыш өчен” дип исемләнгән акция  уздырды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Тормыш өчен” дип исемләнгән акция уздырды

“Сездә яман чир”.  Бу сүзләрне илебездә бер елда табиблардан ярты миллионнан артык кеше ишетә. Тик шуларның өчтән берендә генә авыру иртә стадиядә ачыклана. Бу очракта авыруны җиңү мөмкинлеге 90 процент тәшкил итә. Шулай да авыруның соңгы стадияләрендә дә башкаладан ерак яшәгән пациентларга да ярдәм итеп була әле. Якын  киләчәктә төбәкләрдәге хастаханәләр федераль фәнни үзәкләргә беркетеләчәкләр.

 2020 елның 4 февралендә “Бердәм Россия”  Бөтенрәсәй сәяси фиркасенең Балык Бистәсе җирле бүлеге әлеге глобаль проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында “Тормыш өчен” акциясе  уздырды. Фирка белгечләре үзәк мәйданда үтеп баручыларга авыру белән көрәшүне тасвирлаган кызыл ленталар тараттылар һәм аны ачыклау,  дәвалау ысуллары белән таныштырдылар.

“Без бу проблемага битараф була алмыйбыз. Әлеге замана чире булган авыру турында күбрәк өйрәнәбез, төрле акцияләр уздырабыз, игътибар юнәлтергә тырышабыз”, - диде “Бердәм Россия”  Бөтенрәсәй сәяси фиркасенең Балык Бистәсе җирле бүлеге сәркатибе Айсылу Сәхапова.


Нет комментариев