Балык Бистәсендә тагын бер кеше мошенниклар корбаны булган
Җәмгыять

Балык Бистәсендә тагын бер кеше мошенниклар корбаны булган

17 гыйнвар көнне Балык Бистәсендә яшәүче бер гражданин “АВИТО” сайты аша чаңгыларын һәм чаңгы ботинкаларын сатмакчы була. Телефон номерын күрсәтеп белдерү урнаштыра.

Шул ук кичтә билгесез кеше шалтыратып чаңгыларны алырга теләвен әйтә. Түләү өчен чаңгы хуҗасыннан банк картасының мәгълүматларын сорый. Сатып алучы тиз табылганга сөенгән хуҗа аны моны уйлап тормый, “Ак барс” банк картасының барлык мәгълүматларын, шул исәптән карта артындагы код саннарын әйтеп сала. Ә теге мошенник шул мәгълүматлардан файдаланып аның картасыннан 6363 сум акчасын урлый.

Бу мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоfullfinance.com


Нет комментариев