2019 нчы елда хәрби исәп һәм Рәсәй Федерациясенең Кораллы Көчләрендәге запастагы гражданнарны броньлау эшен оештыру буенча смотр-конкурс нәтиҗәләре билгеле булды.
Авыл җирлекләре арасында Анатыш авыл җирлеге (авыл җирлеге башлыгы К.Җамалиев, җаваплы С. Мокроусова.) - беренче, Биектау авыл җирлеге (И. Камалиев, Р. Әхмәтвәлиева) -икенче, Тулуш авыл җирлеге (Р. Баһаветдинов, Р. Сәләхова) өченче урыннарга лаек булдылар.
Ә оешма, учреждениеләр арасында Рәсәй Эчке эшләренең Балык Бистәсе бүлеге (Н. Мостафин, Р. Гыйльмиев) - беренче, ведомстводан тыш сак бүлеге (Р. Бәдретдинов, А. Гаффарова) - икенче, «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү үзәге (Р. Җамалиев, А. Скворцова) - өченче урыннарны алдылар. Алар Балык Бистәсе муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев