Балык Бистәсендә  шугалак ачылды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә шугалак ачылды

Кичә “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексы янәшәсендәге үзәк боз шугалагын ачу тантанасы булды.

 Бик күп спорт сөючеләр, бигрәк тә балалар бу вакыйганы түземсезлек белән көткәннәр ахыры. Шугалак янәшәсенә халык күп җыелган иде. Кыш, Яңа ел турында җырлар яңгырый. Әкият геройлары һәм әлбәттә Кыш бабай белән Кар кызы, Кар бабае спорт бәйрәме кунакларының күңелләрен күтәрәләр.

 Район башлыгы Илдар Таҗетдинов спорт сөюче балыкбистәлеләрне шугалак ачылу һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Шугалакның балыкбистәлеләрнең яраткан ял урынына әверелүен, гел тулып торуын теләде. Якын киләчәктә районда ябык боз сарае төзеләчәген дә әйтеп сөендерде.

... Кар бабай шугалак ачылуын көтеп бераз туңышкан тамашачыларны кызыклы уеннар белән җанландырып-җылытып җибәрү җаен тапты. Аннары шугалакка чакырды. Әмма кемдер шугалака керү юлын кызыл тасма белән бүлеп куйган ләбаса. Аны кисү хокукын район башлыгына тапшырдылар. Хоккейчылар, әкият геройлары, ник санап торам тимераягы булган һәркем ялтырап торган боз өстенә сибелделәр.

Спорт бәйрәме россия хоккейының атасы, легендар совет тренеры Анатолий Тарасовның 100 яшьлегенә багышланган хоккей матчы белән дәвам итте. Анда 35 яшьтән өлкәнрәк булган хоккей ветераннары ике командага бүленеп көч сынаштылар.Командалар нигездә Күгәрчен, Котлы Бөкәш, Тегермәнлек авыл җирлекләреннән һәм Балык Бистәсе хоккей сөючеләреннән тупланган иде. Командаларның берсендә район башлыгы Илдар Таҗетдинов та чыгыш ясады һәм матур гына алка да кертте. Ә уенның иң яхшы бомбардиры булып Әнәс Пулатов танылды. Уен исә 6-5 исәбенә тәмамланды.

Менә шулай итеп районда хоккей сезоны ачылды. Аның кызыклы уеннарга бай булуын теләп калабыз.

Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев