Балык Бистәсендә Сабан туйлары гөрләп узды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Сабан туйлары гөрләп узды

Сабантуй - борынгы бабаларыбыздан мирас буларак дәвам итүче  бәйрәм ул. Ул элегрәк язгы кыр эшләре башланганчы, мул уңыш үстерүне теләп үткәрелгән. Бу шулай ук кунакларны кабул итү, туганнар һәм якын дуслар белән очрашу вакыты да.

Сабантуйны татарлар яшәгән бөтен җирдә уза дип әйтергә була. Анда татар халкының рухын үз эченә алган тере традиция яши.
Балык Бистәсенең матур мәйданында, күп санлы милләтләр катнашында узган 2022 елгы Сабантуй бәйрәменә бик күп якташлар һәм кунаклар җыелган иде. Алар арасында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Илья Вольфсон, Борис Менделевич бар иде.
Бәйрәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Сабан туе - хезмәт туе» дип аталган театральләштерелгән чыгыштан башланды.
Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов балыкбистәлеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.
- Бүген без барыбыз да яраткан бәйрәмебез-Сабантуйны каршылыйбыз.Гадәттәгечә, Сабан туенда республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүче иң яхшы авыл хезмәтчәннәре хөрмәтләнә. Туган районыбыз хакына намуслы хезмәт итүчеләр, җитештерү һәм төзелеш тармагына, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль эш, эшмәкәрлек эшчәнлегенә үз белемнәрен һәм көчләрен куючыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Безнең һәрберебез районыбыз матурлансын, тормыш уңайлырак булсын өчен тырыша.
Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чәчү кампаниясен лаеклы төгәлләделәр. Язгы кыр эшләре бигрәк тә «Логос», «Кама-Агро», «Зюзино», “Солтан» агрофирмалары, «Кулон – Агро” хуҗалыкларында яхшы оешканлык белән узды.

(тулысынча газетадан укый аласыз)

Тансылу Минһаҗева.


Нет комментариев