Балык Бистәсендә “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясе бара
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясе бара

 Районыбыз территориясендә 11 марттан 22 мартка кадәр чорда “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең 1 этабы үткәрелә.

 Җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга, аларны медицина күрсәтмәләреннән тыш куллануны профилактикалауга, районга наркотиклар кертү каналларын, наркотикларны куллану, таратуны пропагандалаучыларны, Интернет сайтларны ачыклауга юнәлтү, шулай ук балигъ булмаган балаларны наркотикларга бәйле җинаятьләргә тарту фактларын кисәтү- бу акциянең төп максатлары булып торалар.

Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге граҗданнарның наркотик һәм психотроп матдәләрне тарату куллануга бәйле барлык фактлар турында полициягә яки прокуратурага хәбәр итүләрен сорый.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоvestinn.ru


Нет комментариев