Балык Бистәсендә "Легаль булмаган мигрант" операциясе бара
10 сентябрьдән миграция өлкәсендә чит ил гражданнары тарафыннан хокук бозуларны ачыклау һәм аларга юл куймауга юнәлтелгән "Легаль булмаган мигрант" операциясенең өченче этабы башланып китте.
Операцияне миграция хезмәте эчке эшләр бүлеге белән берлектә үткәрә. Аның төп максаты - легаль булмаган, учетка басмаган, законсыз эшләүче һәм эшләтүчеләрне, яшәтүчеләрне ачыклау, закон бозучыларны җавапка тарту.
Операциянең 2 этабында 14 күпләп яшәү урынында 22 чит ил гражданыны тикшерелгән. 14 чит ил гражданины миграция исәбе таләпләрен бозганнары өчен административ җаваплылыкка тартылганнар. Районның 3 гражданинына карата чит ил гражданнарын фиктив рәвештә пропискага керткәннәре өчен җинаять эшләре кузгатылган.
Автор Илгиз Җамалиев.
фотоpospeliha.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia