Ел саен 22 июньдә Бөек Ватан сугышында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчы-якташларыбызның батырлыгы истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне үткәрелә, «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе уздырыла.
Балыкбистәлеләр быел да Ватаныбыз данын саклап калган батырларны искә алу өчен Үзәк мәйданга җыелдылар.
Митингта район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова чыгыш ясады, акциядә катнашканнары өчен райондашларга рәхмәтен белдерде. «Бүген Ватаныбызны саклаучылар истәлегенә миллионлаган шәм кабынды. Без Ватаныбызның тарихын белергә һәм истә тотарга тиеш», - диде ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады! Балыкбистәлеләр Геройлар обелискы янәшәсендәге мәңгелек утка чәчәкләр һәм шәмнәр куйдылар. Зәңгәр күккә илләргә тынычлык теләп ак шарлар күтәрелде.
Луиза Ананьева
Нет комментариев