Балык Бистәсендә Халыкара балаларны яклау көнендә ярышып бәйрәм иттеләр
Җәмгыять

     Балык Бистәсендә Халыкара балаларны яклау көнендә ярышып бәйрәм иттеләр

«Дельфин» спорт–сәламәтләндерү комплексында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мини футбол ярышлары уздырылды. Анда 5 команда катнашты.

           Беренче урынны балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы (тренер Ә. Пулатов) яулады. Икенче урынны Ямаш мәктәбе футболчылары ( А. Баһавиев) алды. Өченче урынга Котлы Бөкәш командасы ( Б. Каюмов) чыкты.

Оештыручылар ярышларның иганәчесе – “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Л. Касыймовага зур рәхмәтләрен белдерәләр.


Нет комментариев