Балык Бистәсендә җинаять эшләре ачылды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә җинаять эшләре ачылды

10 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр чорда район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 21 хәбәр кергән. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Гражданин Б.га карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 159 маддәсенең 2 бүлеге (“Мошенниклык”) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу әле балигъ та булмаган үсмер бер танышының автомобилен сатып бирергә алына. 140 мең сумга килешәләр. Әмма “перекупщик” машина хуҗасына 50 мең сум гына акча бирә. Калган 90 меңен үз кесәсенә сала.

 

Югары Тегермәнлек авылында гражданин Х. пычак белән куркытып 77 яшьлек әбинең 500 сум акчасын талап ала.

 

Узган елның ноябрь аенда билгесез кеше “Главтатдортранс” оешмасыннан 65 данә амортизатор консольләре урлый. Шул рәвешле оешмага 29082 сум зыян китерә.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоinkrasnogorsk.ru


Нет комментариев