Республикабызда 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр чорда «Игътибар, балалар!» дип исемләнгән профилактик чара үткәрелә.
Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, балалар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру буенча әңгәмәләр үткәрәчәкләр.
Чара кысаларында, балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчеләрне ачыклау, балигъ булмаган үсмерләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын кисәтү буенча рейдлар уздыру күздә тотыла. Үз чиратында ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде әлбәттә.
Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк бит.
Нет комментариев