Балык Бистәсендә “Демография"  милли проекты гамәлгә ашырыла
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Демография" милли проекты гамәлгә ашырыла

Милли проектларны гамәлгә ашыруда Балык Бистәсе районы эшчәнлеге газетабызда даими яктыртылып барыла.

 Мәгариф һәм мәдәниятка кагылышлы проектлардан тыш, «Демография» проекты да актив тормышка ашырыла торган милли проектларның берсе булып тора. Аның максаты – халык санының тотрыклы табигый үсешен тәэмин итү, шулай ук сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру, эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем санын киметү, туучылар санының суммар коэффициентын арттыру.

Бүген районыбызның 27 авыл җирлегендә 5 меңнән артык өлкән буын исәпләнә. Сүз дә юк, аларга ярдәм кирәк. Бигрәк тә ялгыз яшәүче, физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм үзләренең хастаханәләргә бару мөмкинчелекләре аз булган өлкәннәр ярдәмгә мохтаҗ. Әлеге проект кысаларында бирелгән машина аларны районның ерак авылларыннан ук үзәк хастаханәгә алып киләчәк.

1 август көнне  «Демография» милли проекты старт алды. Иртәнге якта “Доверие-Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Полянка авылыннан - 4, Анатыш авылыннан 11 өлкән кешене район үзәк хастаханәсенә диспансер тикшеренүенә алып килделәр. Аларны поликлиникада шәфкать туташлары каршы алдылар һәм тиешле кабинетларда йөрттеләр.

-           “Демография” проекты нигезендә үткәрелгән җентекле тикшерүләр кайбер авыруларны үзвакытында ачыкларга ярдәм итә. Ә бу исә авыруны дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирә, - ди район поликлиника мөдире Энҗе Гаязова.

Үз чиратында өлкәннәр дә табибларның игътибарлылыгына рәхмәтле.

“Доверие-Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге район хастаханәсе белән берлектә ел азагына кадәр 65 яшьтән узган 1344 гражданны тикшеренүләргә алып килергә планлаштыралар.

 

  Фәрвәз Каюмова.


Нет комментариев