Атна уртасында республика буйлап узган көчле давыл шаукымы берникадәр дәрәҗәдә районыбыз халкына да зыян салды.
Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, давыл район үзәгендә шәхси йортларның түбәсен ачкан, морҗасын бәреп төшергән, бер гаражны алып очырган, элеккеге бер оешманың бинасындагы түбәсен куптарган, ”Качкалак”хуҗалыгында ике ферма бинасына зур зыян китергән.
Синоптикларыбыз әле алдагы көннәрдә дә мондый җил-давылларның булачагы хакында искәртәләр.Мөмкин кадәр саклану чараларына игътибарлы булыйк, җәмәгать.
фотоphotosight.ru
Нет комментариев