Балык Бистәсендә автомашиналарны талау очраклары арткан
Җәмгыять

Балык Бистәсендә автомашиналарны талау очраклары арткан

Билгесез кешеләр Балык Бистәсе урамнарының берсендә калдырылган “КамАЗ” автомобиленнән ике аккумулятор урлыйлар. Шул рәвешле машина хуҗасына 14 000 сумлык зыян китерәләр. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Икенче бер угры “ВАЗ” машинасыннан 2000 сумлык инструментлар җыелмасы, 300 сумлык автомагнитола, 2500 сумлык аккумулятор салдыра.

 Шул ук төндә тагын ике җиңел машинаны ачалар. Берсеннән биш литр бензин, икенчесеннән магнитола урлыйлар. Бу фактлар буенча административ эшләр кузгатылды.

Бу җәһәттән, гражданнарга автомашиналарын  урамнарда караучысыз калдырмаска, сигнализация белән җиһазларга киңәш итәбез. Ә иң яхшысы машинаны гаражга яки саклана торган тукталышларга кую инде.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоhabarovsk-online.ru

 


Нет комментариев