Балык Бистәсендә аны белмәүче кеше юк
Җәмгыять

Балык Бистәсендә аны белмәүче кеше юк

Аның хезмәт кенәгәсендә өч эш урыны гына күрсәтелгән: “Новая жизнь” колхозы, “Береговой”  совхозы һәм дә  “Балык Бистәсе башкарма комитеты...”. Шушы өч урында 35 елга якын хезмәт юлы үткән ул. Язмам  районыбызның бик тә авторитетлы шәхесләреннән берсе – Леонид Иванович Щеклеин турында булыр.

Аны язмыш безнең төбәк белән Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң бәйли. Авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы белән кайтып төшә ул районыбызга. Бер белмәгән як, бер күрмәгән кешеләр -  чегән картасындагы кебек киләчәк. Җитәкчелекнең фатыйхасы белән миллионер колхозны җитәкләгән атаклы егермебишмеңче Александр Власовның  “кулына” килеп эләгә ул. Кырыс, таләпчән җитәкче белән эшләп китүләре җиңел генә  бирелми яшь белгечкә. Инде соңрак бирегә килеп эләгүен олы бәхеткә саный ул. Вузда үзләштергән агрономия нигезләрен монда практик җирлектә,  нәкъ җирдә,  үз куллары аша тормышка ашыру мөмкинлеге туа аңа. Колхоз рәисенең мең дә бер иләге аша уза Леонид. “Әнә, солы кыры сирәк тишелгән, агроном ни дия?”, “ Көзге бодай үзен аклармы?”, “Чәчкечнең шпункасы ычкынган?“,  “Тракторның сапунын чистартасы иде?” - мондый сораулар аз яумый “кәттә” колхоз предсидәтеленнән. Үз  чиратында рәискә яшь агрономның төпле җаваплары, тырышлыгы, эш нәтиҗәләре нык ошый төшә. Гомумән, ул  хуҗалыкның ышанычлы кадрына, ә районның өметле киләчәгенә әйләнә. Туфрак эшкәртүнең яңа алымнарын куллану буенча район, республикакүләм семинарларның нәкъ менә бу хуҗалыкта берничә тапкырлар оештырылуы агрономның  тырыш хезмәт нәтиҗәсе билгеле. Бу хуҗалыкта җиде ел баш агроном булып эшләгәннән соң Леонид Ивановичка “Береговой” совхозын ышанып тапшыралар. Әлеге хуҗалыкта директорлык  вазыйфасында өч ел гына булуга карамастан, шул кыска вакыт эчендә дә шактый гына колачлы эшләр башкарып чыгарга өлгерә ул. Мөгезле эре терлекләр, сарыкларның баш санын ишәйтү максатыннан яңа биналар сафка баса, хуҗалыкта сарыкларның баш саны биш меңнән артып китә. Совхоз игенчелектә, терлекчелектә үзенең позицияләрен ныгыта, ел йомгаклары буенча мактала башлый. Эш сөйгәнне, ничек инде ил сөймәсен ди. Леонид Ивановичны районда иң җаваплы участокларның берсенә - район Советы башкарма комитетының план бүлегенә билгелиләр. Эш сәгате, режимы гел башкача үзгәрә: биштән башлана кичке тугыз - ун сәгатьләргә кадәр дәвам итә.

- Аякларын өстерәп, тәмам хәлдән таеп кайткан көннәре аз булмады. Бүген авыр булса, иртәгә җиңеләер Леонид,  ди торган идем. Әле кәгазь папкаларын өйгә төяп кайта. Бухгалтерия хезмәткәре буларак булдыра алган гадиерәкләренә мин кул тыккан чаклар да булгалады. Аның тырышлыгы, сабырлыгы мине гомер буе сокландырды. Нинди генә чакларымда да канаты астында, җил-давыл тидермичә яшәтә белде. Үткәннәремә кайтып үткән юллардан янәдән китәр мөмкинлегем булса, мин кабат аны гына сайлар идем. Бик матур тормыш юлы үттем аның белән. Нәфесле булмады, югыйсә эшләгән урыннары канәфиле, матди яктан кызыктыра, күзләрне сукырайта торганнардан иде. Әнә шуңа тормышыбыз, яшәгән йортыбыз, каралты-кураларыбыз гадилектән, тыйнаклыктан ары узмады. Әмма бик тыныч, җылы булды, - ди аның тормыш иптәше Тамара Константиновна.

Тәүге нарасыйлары дөньяга килеп бераз яшәгәннән соң үлеп китә. Бик авыр кичерәләр алар бу югалтуны. Ни кызганыч, башка дәвамчылары булмый да.

- Эх, бүгенге медицина булсамы ул елларда. Булмады шул, булмады, алып кала алмадылар җан парәбезне, - дип сыкрана Тамара  Константиновна. Ни генә булмасын, бер-берләренә ныграк якынаялар гына бу ике пар. Язмыш сынауларын бергә узалар.  Ә сынауларны аз бирми Тәңрем аларга. Эшләп йөргән җиреннән Тамара ханымның саулыгы кинәт кенә какшап китә. Вакыты- вакыты белән Леонид Ивановичка йорт йөген дә үзенә күтәрергә туры килә. Вакыты белән сабыр җепләре дә өзелә бит ул.

- Күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, сулкылдап кына елаган чакларын да күрергә туры килде Леонидның. Берчакны җитәкчелек белән низагы килеп чыккан. Ул елларны мотоцикл, машина бүлеш иде бит инде. Исемлекне бозарга теләмичә чират сакларга тырышканы өчен мамыгын очырганнар. Ә гаделлек өчен җанын бирергә әзер  иде ул, кәҗәләнеп аягын терәгән. Бәхәснең кызуы шуңа барып җиткән ки, Леонид  икенче көнне эшкә менмәде. Гафу үтенеп эшкә дәшеп алдылар үзен. Ә кичен мотоцикл иясе булган, бу шау-шуларны ишеткән гади генә бер авыл агае ишегебезне шакып тора. Рәхмәт сүзе әйтергә килгән булып чыкты. Леонид эчтән башкача уйларда, кичерешләрдә булгандыр инде, бик тә нечкә күңелле кеше бит ул, әмма чакырылмаган кунакны коры тотканын әле дә хәтерлим, - дип искә ала  ул еллар хатирәсен Тамара ханым.

Әйе, искә алырлык вакыйгалар, хәлләр, туган- тумача, дус-ишләр белән бүлешерлекләре аз түгел Щеклеиннарның. Марий- Элда туып үскән Леонид Бистә җирендә беренче мәхәббәтен тапкан, хезмәт юлындагы казанышлары, кылган риясыз гамәлләре тарихларда калырлык елларын  монда уздырган. Район план бүлеге җитәкчесе буларак  23 ел дәвамында эшләгән биш еллык  планнары район икътисадында үзәк урын алып торганын, ышанычлы фундамент булганын ул буын кешеләре күңелләрендә әле дә яхшы саклыйлар булса кирәк.

- Леонид Иванович кебек гадел, эшкә үҗәт, кешелекле, намуслы кешеләр безнең җәмгыятьтә  бармак белән генә санарлык дип курыкмыйча әйтә алам. Күрше хуҗалыкларда ярышып эшләгән вакытлар булды. Ничә дистә еллар дәвамында районыбызның авторитетлы җитәкчесе булып яшәде, хезмәт куйды ул. Кеше сатмады, ялагайлыкны белмәде, үз гаебен кешегә такмады.  Эш барышында нинди генә чаклар булмагандыр, ыңгырашканын, канәгатьсезлек белдергәнен күргәнем булмады. Район өчен саллы хезмәт куйган аксакалларның берсе ул. Әле дә карт белән санлашалар, урамда аның белән ихлас исәнләшеп узалар, еш кына машинада баручылар туктап утырталар. Моны да аның дәрәҗәсенә югары бәя буларак кабул итәм, - ди “Балык Бистәсе районының почетлы гражданины”, элеккеге легендар җитәкчеләребезнең берсе Камил Нуретдинов.

Үзем дә аларның юлларына еш туры киләм.Г үя, атлаган эзләренә мәхәббәт гөлләре түшәп баргандай  Тамара ханым белән култыклашып чөкердәшә- чөкердәшә Кама  буеннан күтәреләләр. Сөйләшер сүзләре бер дә бетми төсле тоела. Хәер, вакытында иң яхшы гөмбәчеләр, бакчачылар, халык дәвачылары иде бит алар. Табигатькә дә гел бергә йөрделәр. Әле дә кечкенә генә йорт яны участогында нинди генә җиләк- җимеш, дару үләннәре үстермиләр. Тамара ханым инде дистә елдан артык дин юлында. Һәр укыган догасында Ходайдан икесенә тигез, имин гомерләр сорый ул. Аның изге теләкләренә кушылмыйча калырга мөмкинме соң?! Әле алга таба да тигезлектә, бер- берсенә ныклы терәк булып озак итеп яшәргә тиеш парлар алар.

 

Вазыйх Фатыйхов.


Нет комментариев