Узган атна уртасында Балык Бистәсе мәдәният йортында район башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучы вәкил Тимур Нугманов, республика прокуратурасы һәм салым хезмәтенең республика идарәсе вәкилләре белән берлектә, эшмәкәрлектә эшчәнлекне өйрәнү нәтиҗәләре һәм алар күтәргән актуаль мәсьәләләргә багышланган эшмәкәрлек берләшмәсе белән очрашу уздырдылар.
Очрашуда районның оешма, служба җитәкчеләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучы вәкил Тимур Нугманов үз чыгышында җирле хакимият, эшмәкәрләр белән булган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшүне, аларны чишелеш юлларын билгеләү - очрашуның максаты булуын җиткерде.
- Без һәр елны районнардагы эшлекле климатны өйрәнәбез, сораулар аша эшмәкәрләрне нәрсәләр борчыганын ачыкларга тырышабыз. Республикада һәм илебездә бизнесны үстерү юлларына карашлары белән кызыксынабыз, - диде ул.
Чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап район башлыгы Илдар Таҗетдинов: “Эшли башлаган вакытымнан без шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегенә “яшел ут” игълан иттек.
Безнең районда 559 дан артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар, алар 1500дән артык район гражданнарын хезмәт белән тәэмин иттеләр, - диде.
Балык Бистәсе районында эшмәкәрлекне билгеләүче индекс уртача күрсәткечләргә ия. Бизнесларын үстерә алучылар булган кебек бөтенләй туктаучылар, эшчеләр санын арттырырга торучылар да бар. Бизнесның структурасы буенча район өченче урында тора. Шул ук вакытта салым инспекциясе,төрле службалар ягыннан тикшерүләр каршылыклар китереп чыгара.
Татарстан Прокуратурасының эшмәкәрләрнең хокукларын саклау бүлеге начальнигы Нәсимә Мирзанурова үз эшчәнлекләренең төп юнәлешләре белән таныштырды.
Салым инспекциясенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкче урынбасары Андрей Никиташин эшмәкәрләргә сайтта шәхси кабинет булдырып үзләренең мәгълүматлары белән кызыксына алулары турында әйтте, 88002222222 телефоны аша үзләренең сораулары белән мөрәҗәгать итә алуларын белдерде.
Республиканың эшмәкәрлекне яклау фондының генераль директоры Айдар Салихов, эшмәкәрләрне яклаучы төрле оешма вәкилләре Венера Камалова, Юлиана Семенова үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Булат Җамалиев үзенең “Цифрлы авыл” проекты турында сөйләде.
Соңыннан районыбыз эшмәкәрләре бирелгән сорауларына тулы җаваплар ишеттеләр.
Светлана Кутлина.
Нет комментариев