Балык Бистәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды
Анда комиссия әгъзаларыннан тыш авыл җирлеге башлыклары да чакырылганнар иде. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов алып барды.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Исмәгыйлов чыгыш ясады. 2018 елда Балык Бистәсе территориясендәге юлларда 33 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 7 кеше һәлак булган, 41 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алганнар. 2017 ел белән чагыштырганда аварияләр саны 15 очракка, һәлак булучылар-8, тән җәрәхәте алучылар 31 кешегә кимрәк булган.
Утырышта район юлларын тиешле тәртиптә тоту, балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды.
Автор Илгиз Җамалиев.
фото Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев