Балык Бистәсе яшь тенисчылары  тагын иң яхшылар арасында
Җәмгыять

Балык Бистәсе яшь тенисчылары тагын иң яхшылар арасында

27-29 апрель көннәрендә Саба районында 20 яшькә кадәрге физик мөмкинлекләре чикләнгән кызлар, үсмерләр арасында арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.Анда 35 теннисчы көч сынашты.

Безнең районнан балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге педагогы Александр Гурьянычев кул астында  шөгыльләнүче  беренче гимназия укучысы  Руслан Сапаров беренче урын яулады.

Ә 3 нче май көнне Алексеевский  районында 2006 елгы һәм яшьрәк,  2005 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәге  кызлар, малайлар арасында  өстәл теннисы   ярышлары үтте. Беренче  гимназия укучылары Кирилл Пигалев– өченче, Саппаров Руслан–унынчы, “Бәләкәч“ балалар бакчасының 6 яшьлек спортчылары Зәмирә Бәдретдинова–тугызынчы , Радмир Шабанов дүртенче  урынны алып кайттылар .

Автор Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев