Республика җитәкчелеге тарафыннан куелган катгый таләпләр җирлегендә районыбыз суд приставлары да алиментларны кайтару буенча билгеле бер күләм чаралар күрә башладылар.
Алар алимент түләргә тиешлеләрнең гомум бурычын 11 процентка, ягьни “бурычлар капчыгы” н бер миллион сумга киметүгә ирешкәннәр. Узган атнада суд приставлары 25 адреска чыкканнар, 2 протокол төзегәннәр, бер алименттан читләшүчегә җинаять эше кузгатылган. Киләчәктә алар бу юнәлештәге эшчәнлекләрен тагын да катгыйландырырга исәп итәләр.
фотоgazetacrimea.ru
Нет комментариев