Балык Бистәсе шәһәр җирлеге һәм Полянка авыл җирлеге Советларының отчет утырышлары, халык җыеннары булып узды
Җәмгыять

Балык Бистәсе шәһәр җирлеге һәм Полянка авыл җирлеге Советларының отчет утырышлары, халык җыеннары булып узды

Бүген район үзәгенең Мәдәният йортында Балык Бистәсе шәһәр җирлеге һәм Полянка авыл җирлеге Советларының отчет утырышлары, халык җыеннары булып узды.

Аның эшендә район һәм шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, район прокуроры Руслан Шакирҗанов катнаштылар.

Утырышны Илдар Таҗетдинов алып барды. “Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселок” муниципаль берәмлегенең 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турындагы отчет доклады белән шәһәр җирлеге Башкарма комитетының җитәкчесе Марс Мәгыйзов чыгыш ясады. Полянка авыл җирлеге Советының узган елдагы эшчәнлеге белән аның башлыгы Хәмәтгазиз Хашимов таныштырды.

Җыенда шулай ук район прокуроры Руслан Шакирҗанов, өлкән участок уполномоченные Нияз Кәримуллин,район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Исмагыйлов, Биләр телеүзәге начальнигы Анатолий Косов, районара федераль салым инспекциясе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Айрат Шәфыйков, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов чыгыш ясадылар.

Йомгалау сүзе белән район һәм шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Таҗетдинов чыкты. Утырышта катнашучылардан, нигездә, язмача кергән сорауларга да ул җавап бирде.

Соңыннан бер төркем хезмәт алдынгылары район башлыгының Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев