Олы Елга авылы хөрмәтлесе, “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” Мәҗит Җамалый улы Хәйретдинов 25 июль көнне 70 яшь тулды.
Ә тумышы белән Биектау авылыннан икән Мәҗит ага. Шунда башлангыч мәктәпне тәмамлаган, Котлы Бөкәштә урта белем алган. “Сельхозтехника”ның Котлы Бөкәш бүлекчәсендә слесарь, шофер булып эшләгән. 1968–70 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Белемгә омтылыш, техника яратуы Казан авыл хуҗалыгы институтына алып килә егетне. Аны уңышлы тәмамлап кайтуга авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рафыйк Рәшитов үз янына чакырып ала да “Кама” колхозына баш инженер булып барырга тәкъдим итә. Бу көтелмәгән тәкъдимнән бераз каушап та кала инде Мәҗит. Районыбызның “капкасы” булган, игенчелектә, терлекчелектә дә алдынгылардан саналган хуҗалыкта баш белгеч вазыйфасын иңгә салу уен эш түгел ләбаса. Бу олы ышанычны институтта алган барлык белемен, тырышлыгын эшкә җигеп акларга тырыша яшь белгеч. Авыл хужалыгында һәр тармагындагы уңышлар күп очракта техниканың: машина–тракторларның көйле ватылмыйча эшләвенә бәйле бит. Ә Мәҗит Хәйретдинов техниканы биш бармагы кебек белүе өстенә, оста оештыручы буларак та таныла. Ул күп тапкырлар ел йомгаклары буенча районның “Иң яхшы белгече”исемен ала. Татарстан Республикасы Президентының Мактау хатына лаек була. 2002 елда Мәҗит Хәйретдиновка “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.
–Без эшләгән елларда хуҗалыкның материаль–техник базасы бик нык булды. 80 еллар башында, мәсәлән, колхозыбызда 53 трактор, 35 йөк машинасы, 27 комбайн бар иде. Аларны ватылып тик торуларга юл куймау өчен күп чабарга, тырышырга туры килде әлбәттә. Дөрес, механизаторларыбызның да күбесе техниканы яхшы белә торган фидакарьләр иде шул,–дип искә ала Мәҗит ага.
Әйткәнемчә, ул елларда “Кама” колхозы–районның “капка”сы, үрнәк хуҗалыгы. Елына 15 әр семинар гына үткәрелә торган була “Кама”да. Республика, Россия күләм киңәшмәләрне дә еш оештыралар. Күз өстендәге каш инде. Шулай булгач белгечләргә дә, иң югары планканы тотарга туры килә .Әйтергә генә җиңел, дистә еллар дәвамында бит ул.
–Алты җитәкче белән эшләргә туры килде. Һәрберсе белән уртак тел табып, килешеп тарттык хуҗалык йөген,– ди ветеран.
Лаеклы ялда да кул кушырып утырмый Мәҗит ага. Алдагы елларда терлекләрен дә абзар тутырып асраганнар. Хәзер,әнә, умарталары белән кайнаша. Тормыш иптәше Мөслимә ханым белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Инде дүрт оныкларын сөяләр.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев