Балык Бистәсе районының киләчәге  бар
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының киләчәге бар

Агымдагы елның июль аенда  районыбызның гражданлык актларын теркәү бүлегендә  туу турында 7 акт теркәлде. Шушы чорда районыбызда 13 яңа гаилә барлыкка килде. 

 Туган сабыйларның  5 се малайлар, 2 се кыз бала. Шуларның берсе гаиләдә дүртенче бала булып туган. Ата-аналары сабыйларга Ислам, Роман, Замир, Самина, Имир, Аделия дигән  матур исемнәр кушканнар. Иң яшь әнигә–20, иң яшь әтигә  - 21 яшь.

    Җиде айда язылышу турында  57 акт теркәлгән. Иң яшь кияүгә - 21 яшь, иң яшь киленгә – 18 яшь. Иң олы яшьтәге кияү - 51 яшьтә, иң олы кәләшкә – 49 яшь.

 

фотоnovosti33.ru

 

 


Нет комментариев